Сүрә турында
Al-Kafirun сүрәсе Коръәннең 109 нче сүрәсе. Исеменең тәрҗемә мәгънәсе: «The Disbelievers».
قُلْ يَـٰٓأَيُّهَا ٱلْكَـٰفِرُونَ
Qul ya ayyuha alkafiroon
Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр!
لَآ أَعْبُدُ مَا تَعْبُدُونَ
La aAAbudu ma taAAbudoon
Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын.
وَلَآ أَنتُمْ عَـٰبِدُونَ مَآ أَعْبُدُ
Wala antum AAabidoona maaAAbud
Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз.
وَلَآ أَنَا۠ عَابِدٌ مَّا عَبَدتُّمْ
Wala ana AAabidun maAAabadtum
Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен.
وَلَآ أَنتُمْ عَـٰبِدُونَ مَآ أَعْبُدُ
Wala antum AAabidoona maaAAbud
Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез.
لَكُمْ دِينُكُمْ وَلِىَ دِينِ
Lakum deenukum waliya deen
Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын!